без - табигать дуслары
Без - табигать хуҗалары,табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау.
Михаил Пришвин
Югары Бирәзә авыл китапханәсендә китап укучылар белән “Без-табигать дуслары” исемле экологик викторина үткәрелде.Әлеге чара вакытында табигатьне саклау,яклау турында шигырьләр укылды,тылсымлы тартмадан сорауларга җавап табылды.”Табигать һәм кеше “исемле китап күргәзмәсе аша балалар ,без табигатьнең,үзебез сулый торган һаваның кечкенә ярдәмчеләре,дигән нәтиҗә ясадылар. Әйе, табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.