Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Ни хәлең бар,солдат туганым?

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә махсус хәрби хезмәттә катнашып,бүгенге көндә ялга кайтучы егетләребез Габдрахманов Фидаил һәм Шәмсетдинов Салаватлар белән очрашу булды.Очрашу авылыбыз мулласы Искандаров Васыйл Мәгъсүмҗан улы тарафыннан аять укып башланды.Егетләргә һәм әти – әниләргә Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Сафаров Газинур Гаяз улы,Вафина Халидә Фоат кызы,Шакирова Фәния Фәнәвил кызы,Әһлиуллин Вагыйзь Нурулла улы ,авыл җирлеге урынбасары Җиһангиров Альберт Әгъзәм улы изге теләкләрен җиткерделәр,исән – сау туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр.Очрашу чәй өстәле артында шигырьләр,аралашулар белән үрелеп барылды.Ахырда китапханәче махсус егетләргә багышлап язган шигырен укыды.

Бары бер теләк – илебездә тынычлык урнашып, ир-егетләребез якыннары янына тиз көннәрдә  исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!