“Гаилә иманлы нигезгә корылсын!”
Югары Бирәзә авыл китапханәсендә районыбызның күренекле хатын-кызы –Фәтхуллина Рая Ахун кызы белән “Гаилә иманлы нигезгә корылсын!”
дигән очрашу кичәсе булды.
“Аллаһ Раббыбыз ир вә хатынны бер-берсенә кием буларак яраткан,киемнең максаты – ялангачлыктан,салкыннан,туңу-өшүдән саклау.Шулай икән ир белән хатын бер-берсен тормыш куйган сынаулардан ,һәртөрле авырлык –мәшәкатьләрдән яклап,бер-берсенең күркәм әхлагын саклап яшәргә бурычлы.”
Рая Ахун кызы очрашуга килгән укучыларга гаиләдә дини тәрбия мохите сакланганда гына халыкны,милләтне яшәтергә була ,безнең бурыч – гаиләнең нигезен сәламәт көе сакларга булышу,дип басым ясады.Укучылар үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр.Очрашу ахырында Рая Ахун кызы үзенең тормышына рәхмәт әйтеп язган “Раббымә,рәхмәт!”шигырен укыды.”Бүгенге көндә картлыгым бик бәхетле,кемнәргәдер бу тормышта кирәк булып яшәргә язсын!”,-дип,үз фикерен җиткерде.