“Балаларга сугыш турында укыйбыз "
Май аенда Рәсәйдә халыкара - Җиңү Көне бәйрәме билгеләнеп үтелә . Әлеге көн уңаеннан Саба район балалар китапханәсе "Любознайки" клубы белән берлектә “Балаларга сугыш турында укыйбыз " акциясында катнашты.
Китапханәче Гарипова А. М. кереш сүзендә балаларга сугыш еллары турында сөйләде. Укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар М. Җәлил, А. Алиш, Г.Кутуй һәм Ф.Кәрим әсәрләре, сугыш хатлары кычкырып укылды. “Сугыш көйдергән балалчак” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Чара рәсем ясау белән тәмамланды.