Мәгариф-агарту өлкәсендәге илкүләм премиягә гаризалар кабул итү сентябрьдә тәмамлана

Быел «Белем. Премия» бөтенроссия  бәйгесенә  гаризалар кабул итү сентябрь аена кадәр дәвам итә.

Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан 2021 елда гамәлгә куелган  әлеге конкурс мәгариф-агарту эшчәнлеге өлкәсендәге казанышларны барлауны максат итеп куя.

Узган 5 ел эчендә бу бәйгегә ил төбәкләреннән һәм чит илләрдән 65 984 гариза алынган. Россиянең әлеге мөһим бүләгенә 496 компания, оешма яки аерым затлар дәгъва кылган Шуларның 144 е лауреат булып үз проектларын киңәйтү мөмкинлеген алган. 

«Белем. Премия» бәйгесенә дәгъва итүчеләр өч төп категориягә бүленә:

1. Белем-мәгрифәт таратучылар - мөгаллимнәр, лекторлар, блогерлар, фәнне популярлаштыручылар һ.б.

2. Мәгърифәтчелек прооектлары - гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүче фильмнар, китаплар,блоглар белем бирү платформалары һ.б. инициативалар

3. Мәгариф-агарту компаниясе - фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә проектларын гамәлгә ашыручы оешмалар.

Быел бәйгегә гаризалар  16 номинациядә кабул ителә (исемлеге бәйге нигезләмәсенең 1 нче кушымтасында бирелә).

«Белем. Премия» бәйгесенең нигезләмәсе һәм гариза бирү  формасы хакында тулырак мәгүлүмат https://znanierussia.ru/premiya  рәсми сайтында бирелә.

Конкурс турындагы документлар пакеты белән  https://clck.ru/3UknAe сылтамасы аша танышырга була.