«Террористик, экстремистик һәм деструктив характердагы мәгълүматны үз эченә алган материаллар исемлеге»
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Террористик, экстремистик һәм деструктив характердагы мәгълүматны үз эченә алган материаллар исемлеге» урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, әгәр дә һәркем файдалана ала торган китапханәләр киштәләрендә чит ил агентлары реестрына кертелгән затлар тарафыннан яисә экстремистик эшчәнлеккә яисә террорчылыкка катнашы турында белешмәләре булган оешмалар һәм физик затлар исемлегенә кертелгән затлар тарафыннан төзелгән документлар ирекле урнаштырылса һәм вакытлыча файдалануга тапшырылса, бу эшчәнлекләре Россия Федерациясе иминлегенә каршы юнәлдерелгән авторларны пропагандалау буларак бәяләнергә мөмкин.
Китапханә хезмәткәрләре чит ил агентларының һәм экстремистик материалларның бердәм реестрындагы үзгәрешләрне игътибар белән күзәтергә, әлеге затлар тарафыннан язылган материалларны массакүләм таратуны булдырмаска тиеш. Шул ук вакытта милли мәнфәгатьләрне яклау һәм укучыларның мәгълүматка ирекле керә алу арасындагы балансны саклап, законнарны үтәргә, мәгълүматтан ирекле файдалану мөмкинлеген бирергә кирәк.