«Минем даһием, минем фәрештәм, минем дустым. Олимпиада»

2025 елның 20 ноябреннән 20 декабренә кадәр «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында «Минем даһием, минем фәрештәм, минем дустым. Олимпиада» дип аталган бөтенроссия акциясе уза. Ул  бөек рус композиторы П. И. Чайковскийның тууына 185 ел тулуга багышланган.

Акция мәктәп укучыларында патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләүгә, аларны Россиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге бай мирасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бөтен Россиядән мәктәп укучылары күренекле рус композиторының тормышы һәм иҗатына багышланган интерактив Олимпиадада катнаша алачак. Биремнәр кече (7-10 яшь), урта (11-14 яшь) һәм өлкән (15-18 яшь) балалар өчен өч блок – «Музыкаль викторина», «Кроссворд», «Тест» буенча тәкъдим ителәчәк.

Катнашу өчен «Культурадляшкольников.РФ» порталында теркәлергә, гариза тутырырга һәм биремнәрне үтәүгә керешергә кирәк. Биремнәрне үтәүгә 2 сәгать вакыт бирелә. Тәнәфес каралмаган. Һәр катнашучы биремнәрне үтәргә һәм бер генә гариза җибәрергә тиеш.

Акция нәтиҗәләре буенча 25 декабрьдә иң күп балл җыйган җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Акциянең бите: https://культурадляшкольников.рф/actions/vserossiyskaya-aktsiya-moy-geniy-moy-angel-moy-drug-olimpiada/