«Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсы
2025 елның 1 ноябрендә яшь укучыларның «Тере классика» XV юбилей конкурсы старт алды. «Тере классика» яшь укучылар конкурсы - яшүсмерләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлдерелгән Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне кычкырып уку буенча ярыш чарасы.
Конкурста гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Сайлап алу турларын уздыру вакытына аларның яшьләре 10 яшьтән кечерәк һәм 17 яшьтән өлкәнрәк булмавы шарт. Конкурс кысаларында катнашучыларга XVIII - XXI гасыр Россия яки чит ил авторларының проза әсәрләреннән үзләре сайлаган өзекне рус телендә кычкырып укырга тәкъдим ителә.
«Тере классика» - Россиянең ерак почмакларындагы балаларга үзләрен федераль дәрәҗәдә күрсәтергә, «Артек»ка эләгергә һәм Кызыл мәйданда чыгыш ясарга, Борис Щукин исемендәге театр институтына керергә мөмкинлек бирә.
Конкурсның әзерлек этабы сыйфатында 2025 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр һәркем файдалана ала торган китапханәләрнең «Тере классика» Атнасын оештыру мөмкинлеге бар.
Атнада катнашу өчен электрон почта адресын күрсәтеп weeks.youngreaders.ru сайтында теркәлергә кирәк. 5 көн эчендә чараны үткәрү буенча инструкция һәм хисап өчен таләпләр, шулай ук активлыкны оештыру өчен материаллар (әзер квиз, викторина, видеоматериаллар, презентацияләр һ.б.) киләчәк.
Меңләгән талантлы яшүсмерләр һәм аларның остазлары инде XV яшь укучылар конкурсында җиңүгә таба юл тота.
Бу чорда китапханәләр чын әдәби клубларга әвереләчәк. Монда китап сайларга, конкурска әзерләнергә һәм фикердәшләр табарга ярдәм итәчәкләр.
Сезне дә бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Тулырак: «Тере классика»ның рәсми сайты: youngreaders.ru/