«Ел китапханәчесе» - 2025 Бөтенроссия конкурсы
«Ел китапханәчесе» XII Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә!
Конкурсны төп оештыручы - Россия Милли китапханәсе, РКА ярдәме белән оештыруда Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты да катнаша.
Конкурс китапханә тармагы эшчәнлегенең югары стандартларын саклап калуга, һөнәри осталык лидерларын ачыклауга, яшь белгечләрне кызыксындыруга, социаль әһәмиятле китапханә-мәгълүмат проектларын алга җибәрүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм ил халкына китапханә хезмәте күрсәтүгә яңалыклар кертүне киңәйтүгә юнәлтелгән.
«Ел китапханәчесе - 2025» Бөтенроссия конкурсында катнашуга эш стажы 2 елдан да ким булмаган Россиянең һәркем файдалана ала торган китапханә хезмәткәрләре чакырыла. Шулай ук «Китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге» (бакалавриат һәм магистратура программалары) һәм «Китапханә эше» (урта һөнәри белем бирү программасы) белгечлекләре буенча көндезге бүлектә укучы студентларның катнашуы да күздә тотыла.
Гаризалар кабул итү китапханә хезмәткәрләре өчен 2 июньнән 5 сентябрьгә кадәр, студентлар өчен 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Россия Милли китапханәсе һәркем файдалана ала торган китапханәләр хезмәткәрләреннән түбәндәге номинацияләрдә гаризалар кабул итә:
- «Ел китапханәчесе - 2025» (төп номинация);
- «Елның иң яхшы яшь китапханәчесе - 2025» (35 яшькә кадәрге белгечләр өчен өстәмә номинация).
- Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты конкурс номинацияләрендә катнашу өчен студентлардан гаризалар кабул итә:
- «Киләчәк китапханәсе - яшьләр карашы» (Югары уку йортлары студентлары өчен номинация);
- «Мин китапханәне сайлыйм!» (Урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары: училищелар, техникумнар, көллиятләр студентлары өчен номинация).
Шулай ук Россиянең федераль китапханәләреннән өстәмә номинацияләр дә каралган.
Тулырак: https://nlr.ru/nlr_pro/RA9870/vserossiyskiy-konkurs-bibliotekar-goda-2025