«Йөрәктә Есенин белән»

Россия дәүләт китапханәсе, М. И. Рудомино исемендәге бөтенроссия чит ил әдәбияты дәүләт китапханәсе, Горький исемендәге Рязань өлкә универсаль фәнни китапханәсе, Россия китапханә ассоциациясе (РКА) һәм Рязань китапханә җәмгыяте Рязань өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә барлык теләүчеләрне «Йөрәктә Есенин белән» Халыкара шигъри онлайн-марафонында катнашырга чакыра. Чараның партнеры - С. А. Есенинның дәүләт музей-тыюлыгы.

Марафонның төп бурычлары:

  • рус телен һәм рус әдәбиятын популярлаштыру, Россиянең мәдәни мирасын халыкара мәдәни киңлеккә чыгару;
  • әдәби иҗатның югары сәнгатьле үрнәкләрен укуга кызыксынуны стимуллаштыру;
  • С. А. Есенин иҗаты мисалында патриотизм, рухи-әхлак тәрбияләү.

Катнашу өчен Сергей Еенинның шигырен укып видеоролик яздырырга һәм аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә #СЕсенинымВСердце хештегы белән 15 октябрьгә кадәр урнаштырырга кирәк. Музыкаль бизәлеш, визуаль эффектлар, костюмнар һәм декорацияләр куллану хуплана.

Видеороликлар «Вконтакте» социаль челтәрендә Горький исемендәге Рязань өлкә универсаль фәнни китапханәсенең рәсми төркемендә урнаштырылачак.

Марафон нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга электрон рәвештә дипломнар җибәреләчәк.

Тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Тулырак: https://www.rba.ru/news/news_7746.html