Россия китапханә ассоциациясенең (РКА) яңа Уставы турында фикер алышуда катнашыгыз!
2025 елның 22 маена кадәр Россия китапханә ассоциациясе (РКА) Уставның яңа редакциясе проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кабул итә.
Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен электрон почта адресы: info.rba@rsl.ru.
РКА Уставын актуальләштерү кирәклеге турындагы карар 12 мартта РКА Идарәсенең119 нчы утырышында кабул ителде. РКА Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен РКА Идарәсе карары белән махсус Эшче төркем төзелде, аның составына керделәр:
- Надежда Петровна Рожкова, Белгород дәүләт универсаль фәнни китапханәсе директоры, РКА вице-президенты (төркем җитәкчесе);
- Марина Павловна Захаренко, Бөтенроссия дәүләт чит илләр әдәбияты китапханәсе директоры, РКА төбәк бүлекләрен төзү буенча пилот проекты координаторы;
- Александр Юрьевич Самарин, Россия дәүләт китапханәсенең фәнни-нәшрият эшчәнлеге буенча генераль директоры урынбасары, РКА Идарәсе әгъзасы.
Эшче төркем эшчәнлеге йомгаклары буенча РКА Уставының яңа редакциясе проекты эшләнде, анда текстны Коммерцияле булмаган оешма турындагы заманча законнар таләпләренә туры китерү өчен кайбер моментларга һәм формулировкаларга төгәллек кертелде.
РКА Уставы проекты: https://www.rba.ru/netcat_files/userfiles/news/2025/23_04/USTAV_RBA_22.04.25.pdf