«Цифрлы диктант» бөтенроссия белем бирү акциясе

2024 елның 10-28 октябрендә Россиядә цифрлы грамоталылык өлкәсендә белемнәрне иң масштаблы тикшерү – «Цифрлы диктант» бөтенроссия белем бирү акциясе узачак.

Акциянең партнеры һәм аны ил китапханәләрендә уздыру координаторы инде дүртенче ел Россия дәүләт яшьләр китапханәсе. Китапханәләр акциягә актив кушылып, укучылар һәм китапханәчеләр өчен тест уздыралар.

Цифрлы Диктант кулланучыларга цифрлы компетенцияләр дәрәҗәсен белергә генә түгел, ә хаталар өстендә эшләргә дә мөмкинлек бирә, һәркем үзенә кайда, нинди белем һәм күнекмәләрне арттыру кирәклеген күрә. Моннан тыш, акция кысаларында кулланучыларның үзебезнең цифрлы сервисларның һәм хезмәтләрнең үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булачак. Белемнәрне тикшерү нәтиҗәсендә Россия халкының цифрлы грамоталылык индексы билгеләнәчәк.

Диктант төрле яшь категорияләрен исәпкә алып эшләнгән тестлардан тора: балалар (10-13 яшь), яшүсмерләр (14-17 яшь), өлкәннәр (18-59 яшь) һәм өлкән яшьтәге (60 яшь һәм аннан өлкәнрәк) кешеләр өчен.

Диктантта катнашучыларның барысы да үз белемнәрен биш категориядә тикшерәчәк: беренче блок – цифрлы куллануга һәм компьютер белеме нигезләренә, икенчесе – цифрлы компетенцияләргә, өченчесе – цифрлы иминлек; дүртенче блок – яңа технологияләргә, бишенчесе – финанс киберграмоталылыгына багышланган.

Диктантны акциянең рәсми платформасында узарга мөмкин

цифровойдиктант.рф. (https://digitaldictation.ru/site/2024)

Китапханәләрнең акциядә ничек катнаша алуы турында тулырак мәгълүмат: китапханәләр өчен белешмәлек

https://www.unkniga.ru/media/uploads/docs/tsifr-diktant-pamyatka.pdf?ysclid=m21r49dc9p199782417

Катнашу өчен теркәлү формасын 2024 елның 18 октябреннән дә соңга калмыйча тутырырга кирәк:

https://forms.yandex.ru/cloud/66f51e23d04688379f66dfb8/

Россия дәүләт яшьләр китапханәсеннән акция координаторы:

Михайленко Екатерина Андреевна

Тел. +7 (499) 670-80-01 доб.476
E-mail: mikhailenkoea@rgub.ru

Акциягә ярдәм хезмәте: info@digitaldictation.ru

«Цифрлы диктант» бөтенроссия белем бирү акциясенә кушылып, үзебезнең цифрлы компетенцияләр дәрәҗәсен белергә чакырабыз.