«Тарихи хәтерне саклауда җәмәгать китапханәсе миссиясе»

2024 елның 14-15 ноябрендә Санкт-Петербургта Россия Милли китапханәсе базасында РКА белән берлектә һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган XII Бөтенроссия җәмәгать китапханәләре Форумы узачак.

Форумның төп темасы: «Тарихи хәтерне саклауда җәмәгать китапханәсе миссиясе».

Фикер алышу өчен сораулар:

  • «Россия Федерациясенең тарихи агарту өлкәсендәге дәүләт сәясәте нигезләре» нигезләмәләрен гамәлгә ашыру;
  • традицион россия рухи-әхлакый һәм тарихи-мәдәни кыйммәтләре нигезендә гомумроссия гражданлык тәңгәллеген формалаштыру;
  • Россия тарихының әһәмиятле вакыйгалары турында хәтерне саклау;
  • үзебезнең фән һәм мәдәният казанышларын популярлаштыру.

Форумда катнашырга федераль, төбәк һәм муниципаль һәркем файдалана ала торган китапханәләр җитәкчеләре һәм белгечләре, башка мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, китапханәләрнең партнерлары булган оешмалар, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары вәкилләре чакырыла.

Доклад белән катнашу өчен 10 октябрьгә кадәр, докладсыз катнашу өчен 28 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

Тулырак: