Ел саен уздырыла торган «Библиотеки. ПРОдвижение» V Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Конкурс офлайн- һәм онлайн-киңлектә китапханәләр брендын тәкъдим итү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру өчен «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бәйгене гамәлгә куючы - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, ә оештыручы - Россия Дәүләт китапханәсе.

Быел «Библиотеки. ПРОдвижение» конкурсы биш төп номинациядә уза:

  • Бренд буларак китапханә;
  • Китапханәнең иң яхшы матбугат хезмәте;
  • Китапханәне социаль челтәрләрдә алга этәрү;
  • Жюриның махсус призы (бүләк жюри карамагында, китапханәнең күренекле эшен билгеләп үтү максаты белән төп номинацияләрнең берсендә тапшырыла);
  • Китапханәнең гаилә проектын алга җибәрү.

Бишенче юбилей сезонында, төп номинацияләрдән тыш, катнашучылар Россиядә Гаилә елын бәйрәм итүгә багышланган бүләк өчен көрәшәчәк.

Катнашу өчен гаризаны  конкурсның рәсми сайтында бирергә мөмкин.

Анкета тутыру  мәскәү вакыты белән 2024 елның 1 октябрендә 23:59 кадәр мөмкин булачак.

Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2024 елның ноябрендә узачак.

Конкурсның сайты: https://пробиблиотеки.рф/

Конкурсның барышы, гаризаларны рәсмиләштерү таләпләре һәм эшләрне бәяләү критерийлары турында тулырак Нигезләмәдә белергә була: https://новаябиблиотека.рф/assets/files/documents/polozhenie-ezhegodnogo-vserossijskogo-konkursa-biblioteki.-prodvizhenie.pdf