Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча 2024-2026 елларда дәүләт сәясәте Нигезләрен гамәлгә ашыру буенча чаралар Планы расланды
РФ премьер-министры Михаил Мишустин Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту буенча чаралар Планын раслау турындагы боерыкны имзалады. Документ 138 пункттан тора. Анда 14 юнәлештә башкарылачак чаралар яктыртыла.
Документта 2024-2026 елларда норматив-хокукый актларга һәм процессуаль законнарга кетеләчәк җитди үзгәрешләр санап үтелгән.
Планда шулай ук:
- федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары каршында Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм тарихи хәтерен яклау буенча советлар төзү;
- россия мәдәниятенең әһәмиятен киметү, Рус дөньясын, аның традицияләрен һәм идеалларын дискредитацияләү омтылышларына каршы тору максатларында Россия җәмгыятен берләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү;
- «Интернет» челтәрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм китап индустриясендә традицион кыйммәтләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм итү чараларын үткәрү;
- гавами киңлектә, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, белем бирү һәм агарту эшчәнлегендә, тышкы рекламада чит ил лексикасын артык куллануга каршы чаралар үткәрү каралган.
Планда оештыру культурасына һәм китапханәләргә турыдан-туры кагыла торган пунктлар бар. Документ нигезендә, 2024 елның IV кварталына мәдәният учреждениеләре өчен махсус методик киңәшләр эшләнәчәк. Аларны тематик чаралар үткәргәндә исәпкә алырга кирәк булачак.
РФ Мәдәният министрлыгы иҗат берлекләре белән берлектә ел саен «Кыйммәтләргә йөз тоткан яшь кадрлар» әзерләү программаларын гамәлгә ашырачак. Матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау максатыннан оештырылган экспедицияләр финанс ярдәме алачак. Моннан тыш, чит ил лексикасын куллануны чикләүгә, мәдәни мирас объектларын популярлаштыруга, Россия буенча туристлык маршрутларын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны хуплаячаклар.
Барлык дәрәҗәләрдә дә билгеләп үтелергә тиешле өстенлекле даталарга Планда түбәндәге бәйрәмнәр кертелгән:
- Славян язуы һәм мәдәнияте көне
- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
- Җиңү көне
- Халыклар бердәмлеге көне
- Рус теле көне
Шул ук вакытта хәрби даталарга багышланган эре акцияләр телгә алынган:
- Үлемсез полк
- Хәтер шәме
- Георгий тасмасы
- Сугышның утлы картиналары
- Хәтер бакчасы
- Җиңү диктанты
Моннан тыш, түбәндәге чаралар һәрьяклап ярдәм алырга тиеш:
- Бөек Ватан сугышы чоры документларын ачыклау һәм цифрлаштыру;
- иҗтимагый-тарихи тематикага әдәбият бастыру һәм аны китапханә челтәрләре аша тарату (ел саен кимендә биш басма);
- музейларда тематик хәрби күргәзмәләр һәм экспозицияләр булдыру;
- «Минем тарихым» бөтенроссия проекты (гаилә кыйммәтләрен ныгыту); һ. б.
Төбәкләр, 2024 елның 3 кварталыннан да соңга калмыйча, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру буенча үз чаралары планнарын эшләргә тиеш.
Норматив актлар:
- Россия Федерациясе Президентының «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы 2022 елның 9 ноябрендәге 809 номерлы Указы
http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202211090019
- РФ Хөкүмәтенең «2024-2026 елларда Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру чаралары планын раслау турында»гы 2024 елның 1 июлендәге 1734-р номерлы Боерыгы
http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202407050032