Президентның Мәдәни инициативалар фонды 2025 елга беренче төп грант конкурсына гариза бирү кампаниясен ачып җибәрде.

2025 елгы беренче грант конкурсында дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар, коммерцияле һәм муниципаль оешмалар,  шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурска проектлар тугыз тематик юнәлеш буенча кабул ителә: «Иҗатчылар милләте», «Бөек рус сүзе», «Мин горурланам», «Көч урыны», «Мәдәни код», «Яшь лидерлар», «Ил тарихы. Гасырлар», «Күпмилләтле халык» һәм«Без бергә».

2025 елгы конкурска гаризалар Фонд сайтында 2024 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

Өч ел дәвамында Президентның мәдәни инициативалар фонды эшендә 160 меңнән артык иҗади команда фондкультурныхинициатив.рф. сайтында шәхси кабинетларын теркәде. Бүгенге көнгә Фонд унике грант конкурсына йомгак ясады. Төгәлләнгән конкурс нәтиҗәләре буенча Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан 8391 проект 31 миллиард сумнан артык гомуми суммага хуплау тапты.

Татарстан Республикасының күп кенә китапханәләре конкурста катнаштылар һәм үзләренең иҗади проектларына грантлар алдылар. Мәсәлән, 2024 елның икенче конкурсында Питрәч муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы МБУ «Летний фестиваль книголюбов "Книжная развязка"» чарасын, Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханә системасы МБУ - «Время читать!» китап фестивален үткәрү өчен грант алдылар.

Фонд сайтында: фондкультурныхинициатив.рф. 2025 елның беренче конкурсына гариза бирергә, барлык документларны өйрәнергә, шулай ук төгәлләнгән конкурслар нәтиҗәләре белән танышырга була.