«Китапханәләр һәм укучылар, китаплар һәм текстлар цифрлы чорда»
Россия Милли китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе 4-5 декабрьдә Россия Милли китапханәсендә узачак «Китапханәләр һәм укучылар, китаплар һәм текстлар цифрлы чорда» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашырга чакыра.
Конференция эшендә катнашырга барлык типтагы һәм төрдәге китапханәләр белгечләре, шулай ук уку һәм уку эшчәнлеге, китапханә хезмәте күрсәтү проблемаларын өйрәнүче башка белгечләр чакырыла.
Фикер алышу өчен сораулар:
- укуга ярдәм итү һәм аны популярлаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәте;
- укуны алга этәрү һәм өйрәнү: ведомствоара, тармакара, һөнәрара хезмәттәшлек;
- китап, уку, китапханә цифрлы дөньяда;
- хәзерге заман укучысы: өстенлек, мотивация, форматларны сайлау;
- китапка һәм укуга ярдәм итү үзәге буларак, китапханә: проблемалы кыр.
Конференция кысаларында «Китап рекомендациясенең заманча форматлары» дискуссиясе планлаштырылган, анда китапханә белгечләре, китап блогерлары, язучылар, әдәби тәнкыйтьчеләр катнашачак.
Конференциядә көндезге, дистанцион (видеодоклад яки онлайн-тоташу), стендлы докладлар форматларында катнашырга мөмкин. Конференциядә катнашу бушлай. Оештыру взносы каралмаган. Командировка чыгымнары - юнәлтүче як исәбенә.
Катнашучыларны теркәү 2 сентябрьдә Россия Милли китапханәсе сайтында ачылачак һәм 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Доклад белән катнашуга гаризалар бирү 11 ноябрьдә төгәлләнәчәк.
Тулырак: https://nlr.ru/nlr_pro/RA8721/biblioteki-i-chitateli-knigi-i-teksty-v-tsifrovuyu-epokhu
Элемтә өчен мәгълүмат: Россия Милли китапханәсенең уку үзәге: 8 (812) 318-90-98, consult@nlr.ru (Ирина Александровна Трушина, фәнни-методик бүлек мөдире; Вера Викторовна Ялышева, Уку үзәге мөдире, РКА Укуга багышланган секциясе рәисе).