“Халыклар дуслыгы “ әдәби –музыкаль кичә
2021 ел Татарстанда - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районда Туган як елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген 3 март конне Югары Кәминкә авыл китапханәсендә“Халыклар дуслыгы “дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә үткәрелде . Кичәнең беренче катында милли киемнәр белән таныштыру дәвам итү. “Халкыбыз мирасы югалмасын” дип исемләнгән түбәтәйләр күргәзмәсе оештырылды. Балалар туган тел, дуслык турында шигырьләр сөйләделәр. Халкыбызның борынгыдан килгән “Түбәтәй ”, “Күрсәт әле ,үскәнем” уеннарын уйнадылар. Татар, рус халыкының милли ризыкларын искә төшерделәр. Кичәне барысы бергә “Дуслык” җырын башкарып тәмамладылар .