Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде" Муса Җәлил

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

     1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

     Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

     Китапханәдә, 15 февраль, патриотик шагыйрьнең туган көне уңаеннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" - дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Укучыларны кыскача гына тормыш юлы белән таныштырдым, шагыйрьнең "Карак песи", "Кызыл ромашка", "Шакир белән Гали" шигырьләрен укыдык.