"Блокада икмәге"
Иске Дөреш авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә укучы балаларга «Блокада икмәге” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Нәрсә ул блокада? (камалыш) Бүгенге тематик сәгатебезнең максаты да 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотк хисләр тәрбияләү булды. Нәрсә ул Икмәк хакы... Карточка системасы буенча кертелгән азык-төлек нормалары көн саен кими барган. Икмәккә көнлек норма 125 г.га калган. Анысы да агач чүбе кушып пешерелгән. Балаларга шушы бик авыр вакыйга хакында сөйләдек һәм 125 гр. икмәнең күпме икәнлеген күрсәттек. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик кадерлиләр икән... Соңыннан рәсем ясау “Мәңгелек ут”.