Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Хәтер көне

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Хәтер көненә карата, "Хәтер шәме" акциясе уздырдык. Ел саен Россия Федерациясендә "Хәтер шәме" акциясе уза, ул фронтка киткән һәм кайтмаган кешеләрне искә алу булып тора. Шәм фашистлар Германиясенә каршы көрәшкән милионлаган кешенең корбаны турындагы хәтерне символлаштыра.