"Рус шигърияте кояшы"
Россиядә 6 июнь көнне бөек рус язучысы һәм шагыйрь Александр Пушкинның чираттагы туган көне билгеләп үтелә. ... Шул уңайдан китапханә дә китап күргәзмәсе оештырылды, анда бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде һәм аның әсәрләре турында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар “Пушкин әкиятләре” - дигән викторина сорауларына җавап бирделәр һәм шагыйрьнең табигать, ел фасыллары турында шигырьләрен укып, Пушкин яшәгән чорга кайтып килделәр. Китапханәдән, балалар, Пушкин иҗат иткән әкият һәм шигырь китаплары белән киттеләр.