Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

А.С.Пушкин туган көн

6 июндә, бөтен дөнья рус теле көне, ә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. "Рус шигърияте кояшы" дип аталган Александр Сергеевич Пушкин нәкъ 223 ел элек-1799 елның 6 июнендә туган. Пушкин бәйрәме Бөтен Россия статусына ия. Шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салалар, аның әсәрләрен тыңлыйлар. Шул уңайдан балалар белән А.С.Пушкин китапларын кычкырып укыдык һәм "Скупой рыцарь" трагикомедиясен рольләргә бүлеп укыдылар. Ульяна һәм Кәримә шагыйрьнең портретында ясадылар. Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.