Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен кече сабантуе үткәрелде. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алалар. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Балалар шат күңелле, тырыш, сәламәт булсыннар. Әти-әниләре белән бергә бәхетле гаилә булып яшәсеннәр.