Г.Тукай әкиятләрен укыйбыз
Габдулла Тукайның тууына быел 136 ел булды. Бөек шагыйребез турында белмәгән , ишетмәгән кеше бармы икән?! Юктыр. Китапханәдә балалар белән Тукай әкиятләрен кычкырып укулар үтте. Әлбәттә балалар бик теләп һәм яратып укыдылар. Күп кенә шигырьләрен яттан белүләре турында әйттеләр һәм сөйләп тә күрсәттеләр.