Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Күңелләрдә син, Тукай"

27 апрель көнне Мәдәният йорты каршында Г.Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәмгә авылдашлар, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучысы, күрше Октябрь Бүләк авылыннан лаеклы ялдагы укытучы Камалова Фәнүзә апа да килде. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды  һәм моңлы җырларын бүләк итте. Тукайның "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләреннән күренешләр куелды. Галиева Кадрия апа Г.Тукайның "Милли моңнар" шигырен, Шигапова Альфинур үзе иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, Андаржанова Навбахор, Элиза апалар матур җырларын башкардылар. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан матур итеп укыдылар. Бәйрәмне Г.Тукайның "Туган тел" җырын  барыбыз бергә җырлап,тәмамладык.