Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь
Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстанның Бакалы районы Саскүл авылында туган. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында урта мәктәпне, ә 1984 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1983 елдан республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге редакторы булып эшли.
Ләис Зөлкарнәев — үсеп килүче яшь шагыйрь. Шигырьләре 1978 елдан башлап «Яшь ленинчы» газетасында, «Идел» альманахы, «Ялкын», «Казан утлары» журналларында еш басыла. 1984 елда шагыйрьнең «Балачак күге» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрде. Ләис Зөлкарнәев — 1985 елдан СССР Язучылар союзы члены.Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышкач, аның Ялкын һәм Безнең мирас журналларында басылып чыккан шигырьләрен, Мәңгелектән исә җил... исемле китабыннан шигырьләрен кычкырып укыдык.