Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Кошлар безнең-дуслар"

1 апрель кошлар көне. Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. ... 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.

    Бүгенге чара кошлар көненә багышланды. Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Балаларның нинди күчмә кошлар һәм кышлаучы кошларны белүләре турында сөйләштек, кошлар турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр укыдык. Презентация карадык. “Кошлар безнең дуслар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кошларга җимлекләр ясап, кошлар ашханәсе булдырдык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар да уйнадылар. Көн җылы,  җепшек кар, кардан кар бабай да ясап куйдылар.