Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Җиңү шулай яуланды"

Иске Дөреш мәдәният йортында Бөек Ватан  сугыш ветераны, үзешчән фронтовик шагыйрь Усманов Хәниф абыйга багышланган  “Җиңү шулай яуланды” дип исемләнгән кичә үтте. Кичәгә тормыш иптәше Усманова Мөнирә апа ( 94 яшь), сеңлесе Изилә апа, кызлары Роза апа һәм Фәридә апаларны кунак итеп чакырдык. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре ,  бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы пенсионер тарих укытучысы Валиуллина Нурия апа һәм укытучы, озак еллар җирлек башлыгы булып эшләгән Валиуллин Гыйздулла абыйлар да кичәгә чакырулы иде. Бик күп еллар Иске Дөреш мәктәбендә  авылыбыз тарих музеен җитәкләгән Нурия апа Бөек Ватан  сугышы ветераннары  Хәниф абый, Садыйк абый, Сергей абыйлардан сугыш турындагы истәлекләрен  язуларын сорый һәм альбом итеп ясата.

 

...Әйе, хәтер татлы җиңү тәмен дә, канкойгыч сугышның җаннарны тетрәндергеч фаҗигасен дә мәңге җуймаячак. Авыл халкы Хәниф абыйның бик оста чыгыш ясаучы һәм докладлар язучы икәнен белә, аның  озак еллар ветераннар советы җитәкчесе булып эшләгән вакытларын искә алып сөйләделәр һәм һәр елны җиңү көнендә үзенең эчтәлекле доклады белән чыгыш ясавы, аның матур итеп җырлавы, мәктәпкә укучылар белән очрашуларга теләп баруы  турында да искә алдылар. Кичә, әлбәттә, җыр һәм Хәниф абый үзе иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Тормыш иптәше Мөнирә апа да истәлекләрен сөйләде. ”Без күргәннәрне, без кичергәннәрне, балалар, сезгә кичерергә язмасын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын!”– дип үзенең теләкләрен белдерде.

Еллар узып, дөньяга яңа буын килә, әмма беребезнең дә бу дәһшәтле елларны онытырга хакыбыз юк! Бөек Җиңүгә өлешләре кергән, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур, аларга әйтеләсе сүзләр бетмәгән, бетмәс тә.