Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Хәтер көне

Хәтер көнендә “Бер минут тынлык” 12.15 сәгатьтә узды. Әлеге вакыт очраклы рәвештә генә сайланмады. 1941нче елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән шушы сәгатьтә Хөкүмәтебез фашистлар Германиясе һөҗүме турында Советлар Союзында яшәүчеләргә мөрәҗәгать сүзе белән чыккан. Ватаныбыз кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә тын калды. Шулай ук Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Дусадбеков Р.М. , мәдәният йорты җитәкчесе Аминова Я.Ф. һәм китапханә мөдире Гилманова Г.А.  үзебезнең авыл җирлегеннән китеп сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдык.