Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#Кулэшләрендәкүңелжылысы

Татар халкы борын-борыннан хезмәт сөючән булган. Бу сыйфатлар хәзерге көндә дә саклана. Буш вакытларын да файдалы итеп үткәрергә тырыша. Бүгенге чакырылган кунагыбыз Рәсүлә ханымның да куллары могжизалар тудыра. Кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кыз үзендә хатын-кызга гына хас сыйфатларны саклый ала: ул - нәфислек, нәзакатьлек, ижадилык. Кул эше кешедә танып- белү активлыгын үстерә, матурлыкны күрә белергә, аны тудырырга өйрәтә, сабырлык, түземлек тәрбияли. Бармаклар хәрәкәте, өзлексез ижатка тартылу кешенең интеллектын да үстерә. Лагерьда йөрүче балалар Рәсүлә ханымның кул эшләрен күреп сокландылар. Аларның да үз куллары белән шундый матурлыкны тудырасылары килде. Рәсүлә ханым балаларга кәржин, чәчкә ясау буенча мастер класс күрсәтте. Балаларның үз куллары белән тудырган кул эшләнмәләре зур канәгатьлек тудырды, бик рәхмәтле булдылар.