"Туган телем, назлы гөлем"
25-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе Туган тел көненә багышланган "Туган телем, назлы гөлем"исемле әдәби сәгать үткәрде.
Чарага килгән балалар Г.Тукайның, Р.Миңнуллинның шигырьләрен кычкырып укыдылар. "Туган тел"җырын башкардылар, тел турында мәкаль һәм әйтемнәр төзеделәр.
"Иле барның, теле бар" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.