”Без бергә!”
30 сентябрьдә без илебез өчен яңа бәйрәм - Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия белән берләшкән көнне билгеләп үтәбез. Бу көн бөтен Россия халкы өчен мәңгегә хакыйкать, гаделлек һәм берләшү көне булачак.
29 нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен,шушы истәлекле вакыйга уңаеннан ,”Без бергә!” дип аталган мәгълумати сәгать үткәрде.
Чара ДНР, ЛНР, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия белән тарихи уртаклыгын, шулай ук бөтен илнең яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм кулы сузарга әзер булуын һәм без яңадан бергә булуыбызның чын шатлыгын, уртак тарих, мәдәният һәм телле бер халык икәнлеген ассызыклый. Катнашучылар шул вакыйгага багышланган видеофильм карадылар.