“Һөнәр-яшәү хәзинәсе”
12 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен “Һөнәр-яшәү хәзинәсе” дип аталган уен-конкурслы кичә үткәрделәр.
Катнашучы яшүсмерләр һөнәрләргә багышланган төрле конкурсларда белемнәрен сынадылар, биремнәр үтәделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар.