“Үләннән шифа табып”
12 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, өлкәннәр өчен “Үләннән шифа табып” дип исемләнгән кичә үткәрде.
Катнашучылар дару үләннәре турында викторина сорауларына җавап бирделәр,биремнәр эшләделәр.Китапханәче шул исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.