“Холокост- кешелеккә каршы җинаять”
27 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 27 нче гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу уңаеннан, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Холокост- кешелеккә каршы җинаять” дип аталган мәгълумати танып белү сәгате үткәрде.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе, иң куркынычы була. Электрон презентация аша, балалар бу үлем лагере, андагы тоткыннарның коточкыч язмышы, корбаннар саны, яһүдләрне фашистлар җәзалавыннан яшереп калган милләт турында күреп белделәр, фашистларның вәхшилеген күреп тетрәнделәр.