“Яшьлек ядкәре”.
16 февраль көнне, Исергәп авылы китапханэсе каршында оешкан “Хәзинә” клубының беренче утырышы татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә багышланган иде. “Яшьлек ядкәре” дип исемләнгән кичәдә әдипнең шигырьләре , җырлары яңгырады, китапларына күзәтү үткәрелде.