Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

"В сетях всемирной паутины = Бөтендөнья интернет челтәрендә”

 14-нче февраль көнне Исергәп авыл китапханәсе 3-4 сыйныфлар өчен “ В сетях всемирной паутины = Бөтендөнья интернет челтәрендә” дип исемләнгән танып белү  сәгате үткәрде.

Чара  башында китапханәче укучыларга Интернетның барлыкка килү тарихы, аны куллану максатлары турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук, интернет-бәйлелек нәрсә икәнен, аның ничек барлыкка килүен һәм аны ничек булдырмаска кирәклеген аңлатты, нинди куркынычлар тудыруы турында сөйләде.Интернет-бәйлелек буенча фикер алыштылар. Чара барышында балалар күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүмат, социаль челтәрләрнең зыяны, шулай ук интернетка карата үз фикерен әйтү мөмкинлеге алдылар. Чара интернет челтәреннән файдалануның төп кагыйдәләрен гомумиләштерү белән тәмамланды.