“Исергәбем- алтын бишегем”
27 нче гыйнвар көнне Исергәп авыл китапханәсе, 1-2 сыйныфлар өчен, 2022 нче ел- Мәдәни мирас елы уңаеннан, “Исергәбем- алтын бишегем” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.
Авылның килеп чыгышы, тарихи урыннары, күренекле кешеләре турында балалар бик кызыксынып тыңладылар. Бигрәк тә урамнарның халык телендәге исемнәре, нидән шулай аталу балаларда кызыксыну тудырды.