Нижне-Нурлатская городская библиотека № 4
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-4a/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423040 РТ, Нурлатский р-н, д.Нижний Нурлат, ул.Нижне-Нурлатская, д.37"а"

«Яраланган язмышлар » - библиодесант

3 декабрьдә Бөтендөнья Халыкара инвалидлар көне уза. Шул уңайдан шәһәребезнең 4нче филиалы Түбән Нурлат авылы китапханәчесе , мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә  6 нчы декабрьдә инвалидлар  декадасы кысаларында,  язмыш тарафыннан кыерсытылган авылдашыбыз, Бакиров Рифатны  аз гына булса да куандыру, көндәлек тормышына бер ямь өстәү максатыннан, кунакка чакырдык татлы күчтәнәчләр  тараттык , яңа китаплар һәм журналар белән таныштырдык. Бу очрашудан Рифатыбыз бик канәгать калды.Тирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмик булдыра алганча игътибар күрсәтик, ярдәм кулыбызны сузыйк. Дөрес, хөкүмәт аларның матди ягын кайгырта, ә күңел җылысын без аларга, бирергә кызганмыйк.