Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

Бикүле китапханәсе 15 нче февраль көнне Татар халкының бөек улы, герой шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Синең каршыңда баш иям”дип аталган китап күргәзмәсе ясалды.

Бикүле китапханәсе 15 нче февраль көнне Татар халкының бөек улы, герой шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Синең каршыңда баш иям”дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Муса Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Күргәзмәгә шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Моабит дәфтәрләре”, “Моабит дәфтәрләре” теле , һәм тагын башка бик күп китаплары куелды. Китап укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яратып укыдылар.

    Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

   Күпме күрде, күпме кичерде!

   Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп,

   Мәңге сүнмәс җырга күчерде.