Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

“Театр дигән серле дөнья”

    2019 ел Россияда театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе “Театр дигән серле дөнья” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә  театр артисларының китаплары РСФСРның халык артисты Р.Таҗетдинов,Әзһәр Шакировның “Язмыш”,”Тургай” театры Роберт Галиевның, Асия Хәйруллинаның “Ничек тиз узасың син, гомер...”, И.Шиһаповның “Мунча ташы” театрыннан күренешләр дә куелды. Күргәзмәгә куелган китапларны  укучылар бик кызыксынып карадылар. Шул авылның  халык театры  Ильфак Шиһаповның “ Исерек айныса хәерче баеса” исемле пьесасын  сәхнәләштереп үзләренең эшчәнлеген башлап җибәрделәр. Театрны караучы тамашычылар   театр-ул  чыннан да серле дөнья икәненә тагын бер кат инандылар.Әйе, театр- сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр ул -тормышның көзгесе.