Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

“Өлкәннәр көне

1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Шушы уңайдан мин дә шул көнне Бикүле авылы китапханәчесе  “Помогаем старшему поколению” акциясе астында шул ук авылда яшәүче өлкән яшьтәге лаеклы ялдагы инвалид Шаяхметова Халисә  апага бардым. Аның хәлләрен сорашып газет , журналлар һәм китаплар алып бардым.  Үзебезнең җирле Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы газетасы “Дуслыктан”  соңгы яңалыклар белән таныштык.  Ул олы яшьтә булуга карамастан  укырга бик ярата. Мин анарга Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан “ исемле китабын укырга тәкъдим иттем.  Ул минем килүемнән бик канәгать булып, тагын килуемне үтенеп озатып калды.Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Аларны рәнҗетү алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, хәлләрен аңларга,олыгайган көннәрендә бераз гына булса да төрәк  булып куңелләрен юата алсак иде.