Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

1 сентябрь –белем бәйрәме килеп җитте

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь –белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып,  шатланып каршы ала: тәүге тапкыр мәктәпкә баручы да , өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Бикүле китапханәсе шул авылның төп гомуми  белем мәктәбендә белем бәйрәмендә катнашты. Анда  1 сентябрь –белем бәйрәме дип аталган фотовыставка ясадым. Выставкага балалар журналы “Салавал күпере”,

“Мне 15”, “Ялкын”,китаплардан Б.Рәхмәтнең “Сара Мәктәпкә бара” исемле китабын куйдым.  Шулай ук укучыларга Р.Миңнуллиның  “Китап сөючеләр” исемле шигырен укыдым. Аларны  тагын бер кат яңа китап, журналлар белән таныштырып китап укырга өндәдем. Бу мәктәптә барысы 42 бала белем ала. 1 сентябрьдә тәүге тапкыр беренче сыйныфка бер бала укырга керде. Ул Рахматуллина Зәринә Фаил кызы. Балаларны да, өлкәннәрне дә  шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итеп аларга һәр уку көненең шулай якты, матур булсын иде дип теләкләр теләдем.

 Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп,

 Кабат ачтык мәктәп ишеген.

Олы юлга алып чыккан йортым,

Саумы дип сиңа дәшәбез!