Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

атарстанның халык шагыйре, Башкорстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Г.Х. Андерсен исемендәге Почётлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга

Татарстанның халык шагыйре, Башкорстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Г.Х. Андерсен исемендәге Почётлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 1 августа 70 яшь тулды. Шул уңайдан Бикүле авыл китапханәсендә аның китапларыннан төзелгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә “Мыек астыннан гына”, “Балачакка ешрак кайтыгыз”, “ Монда без дә бар әле”, “Татарларым”, “Күңелләр нечкәргәндә”, “Уфа-Казан юллары”, шулай ук балалар эчен “Мөгезборын белән озынборын”, “Алма бабай”, “Кунакка килегез”, “Мин мактанчык түгел” , Хәрефләр бәйрәме”  һәм башка китаплары  куелды.  Китап укучылар шагыйрьнең шигырьләрен,хикәяләрен,   бик кызыксынып укыдылар.

 Үземнең туган халкыма

Минме хезмәт итмәгән,

Моннан соң да итәчәкмен-

Ялга вакыт җитмәгән.

                Р. Миңнуллин.