Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

Беслан кабатланмасын

Россиядә ел саен 3 нче сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә

Бөрдәмлек көне билгеләп үтелә. 2004 елның әлеге көнендә террористлар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпне шартлатып, меңнән артык гаиләгә кайгы китерде, 300 дән артык кешене һәлак итте.Меңнән артык гаилә дию генә аз, ил буйлап барча кешене тетрәндерде бу афәт.

  Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе  китап укучылары белән “Имя трагедия-Беслан”-дип аталган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында без укучылар белән хәзерге заман җәмгыятендә игелекле һәм начар гамәлләр турында сүз алып бардык. Аларны бер-берсенә карата яхшы мөгалләмәдә генә булып, дус, тату яшәргә чакырдым.