Светло-Озерская сельская библиотека № 30

23 март көнне Якты-Күл авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрдек.Ул көнне балалар йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрделәр,ә олылар казанда ботка пешерделәр.

Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме-игелек дуслык бәйрәме.

23 март көнне Якты-Күл авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрдек.Ул көнне балалар йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрделәр,ә олылар казанда ботка пешерделәр.Аннан соң укучылар  уеннар уйнадылар,җырлар җырладылар,биюләр башкардылар.Алар ике командага бүленеп аркан тартыштылар,сикергечтә сикерү буенча ярыштылар,кашыкка йомырка куеп узыштылар.Бәйрәм бик кызык үтте.Балалар белән  барыбыз бергә җыелып ботка ашадык,чарада катнашучылар бик канәгать калдылар.