Светло-Озерская сельская библиотека № 30

“Татар Әдәбияты көне”

20 февраль көнне Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары катнашында ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, Норлат районы оешуның 90 еллыгы һәм 2020 нче тарихка Халык санын алу буенча да тарихи дата булып кереп калачак ел уңаеннан Норлат шәһәрендә һәм районның үзенә караган авыл җирлекләрендә узачак “Татар Әдәбияты көне” ндә безнең  Якты Күл авылында “Бер очрашу  - үзе бер гомер” исемле очрашу кичәсе узды. Кичә башланыр алдыннан очрашуга килгән халык авыл китапхәнәчесенең, язучыларның китапларыннан, әзерләгән “Ватанымның каләм осталары” исемле күргүзмәсе белән таныштылар. Язучыларның чыгышлары вакытында экранда китапхәнәче әзерләгән видео-презентация курсәтелеп, язучылар иҗаты экранда яктыртылып барды.Язучылар чыгышыннан соң тамашачылар борчыган сорауларын бирделәр. Очрашу җыр һәм шигырь белән урелеп барды.   Барысыда очрашудан кәнәгать калды.