Светло-Озерская сельская библиотека № 30

«Толерантлык - тынычлыкка юл»

16 ноябрь көнне Якты- Күл авылы китапханәсендә 1нче һәм 6 сыйныф укучылары белән Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантлык - тынычлыкка юл» дип исемләнгән дуслык акциясе үткәрелде. Балаларга 16 ноябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә яшәүчеләр Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре турында сөйләдем. балаларга толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булуын  ачык һәм аңлаешлы итеп аңлаттым. Катнашучыларга карточкалар таратылды, аларда кеше характерының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге  язылган иде.  Һәрбер бала үзенә туры килүче сыйфатны сайлап алды. Шулай ук балалар дуслык турында шигырьләр сөйләделәр, һәм арасында яхшы мөнәсәбәтләр турындагы китапларны искә төшердек. Нәтиҗәдә, халыклар традицияләрен хөрмәт итәргә, бер-берсенә карата сабыр булырга, тыныч һәм тату яшәргә өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, чөнки бер  Нурлат районында гына да берничә милләт, тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булган күп интернациональ гаиләләр яши.