Светло-Озерская сельская библиотека № 30

” Йөрәк җылым - сиңа әнием”

24 ноябрь көнне Якты Күл авылы китапханәчесе ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә” Йөрәк җылым - сиңа әнием”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

 Чара барышында әсәрләрдән өзекләр, танылган язучыларның һәм шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Әниләр "Әни килде"спектакленнән өзек күрсәттеләр,  әниләр турында мәкальләр бәйгесендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. М.Җәлилнең “Ана”шигырен тыңлаганнан соң, әнинең  бала хакына ниләр кичерүен үзеннән башка беркем дә белми, әниләр үзләре дә үзләренең әниләре турында бик теләп сөйләделәр.

Чара бик дулкынландыргыч килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр уятты.  “Йөрәк җылым- сиңа әнием “дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.